Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Электрон таныклык

Анда, аерым алганда, мондый юллар бар: «Гражданин теләге буенча пенсия билгеләү турындагы факт кәгазьдә яки электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелгән пенсия таныклыгы белән расланырга мөмкин.

2021 ел башыннан лаеклы ялга чыгучы яки инвалидлык буенча, туендыручысын югалту сәбәпле (һ.б.) пенсия алучылар электрон пенсия таныклыгы рәсмиләштерә алачак. Бу хакта «Российская газета» яза. 1 гыйнвардан РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының шул хактагы боерыгы үз көченә керде. Анда, аерым алганда, мондый юллар бар: «Гражданин теләге буенча пенсия билгеләү турындагы факт кәгазьдә яки электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелгән пенсия таныклыгы белән расланырга мөмкин. Пенсия таныклыгы гражданинның исем-фамилиясен, әтисенең исемен, шәхси счетның иминият номерын, пенсиянең төрен һәм ул билгеләнгән вакытны, шулай ук гражданинның фотосын үз эченә ала».

Пенсия таныклыгын рәсмиләштерү һәм бирү белән Россия Пенсия фонды шөгыльләнә. Фондта искәртүләренчә, 2015 елга кадәр Россиядә кенәгә формасындагы пенсия таныклыклары тапшырыла иде. Соңрак пенсия билгеләү турында белешмә бирә башладылар. Ул А4 форматындагы кәгазь рәвешендә бирелә һәм пенсия таныклыгы кебек үк рәсми документ санала. Анда пенсионерның исем-фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы, СНИЛС номеры, РФ Пенсия фонды бүлекчәсенең атамасы һәм пенсиянең күләме күрсәтелгән.

Электрон пенсия таныклыгы шул ук белешмә (әмма электрон рәвештә рәсмиләштерелгән) булачак, аны Дәүләт хезмәтләре порталында гражданинның шәхси кабинетына җибәрәчәкләр. Пенсионерга, әгәр тели икән, документны элеккечә үк кәгазь форматында да бирәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X