Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Җенле мунча

1965-70 елларда булган бу хәл.

Бу вакыйга турында миңа күрше әбием – Әгъния апа Әдиятуллина сөйләгән иде. Ишкарда бер хатын белән бер ир яшәгән, ди. Алар икесе дә «Сигнал» колхозында эшләгән. Бер кич шулай хатыны иреннән иртәрәк кайткан да, мунча яккан. Өйдәге эшләрен бетергәнче, мунча да әзер булган. Ирен озак кына көткән. Төнге унике дә тулып киткән. Түзмәгән, киткән бу хатын мунчага. Ә мунчага барса, тегендә ире юынып утыра, ди! 

Кергән бу хатын, иренә сораулар бирә икән. Ә ире бер сүзсез юынуын дәвам итә, ди. Теге ир су алырга торган, ә моның артыннан койрыгы чыгып тора, ди. Хатын койрыгын күреп, мунчадан чыгып йөгергән. Шул вакытта капкадан ире кайтып кергән. Бу хәлдән соң хатын берүзе уникедән соң мунчага бармас булган.

«Булмас димә, дөнья бу!» телеграм-каналыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев