Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Эшче һөнәрләргә кытлык бетәр

КФУның Алабуга институтында магистратур программасы буенча белем алу һәм эшче һөнәрләр үзләштерү мөмкин. Институт директоры урынбасары Айрат Кавиев сүзләренә караганда, уку йортында хәзер югары белемнең тулы циклын (бакалавриат, магистратура, аспирантура) үзләштерергә була. Быел дүрт юнәлештә студентлар туплау мөмкинлеге тудырыла. Инде Алабуга институтын тәмамлаучыларны гына түгел, Россия һәм чит ил вузларыннан...

КФУның Алабуга институтында магистратур программасы буенча белем алу һәм эшче һөнәрләр үзләштерү мөмкин.

Институт директоры урынбасары Айрат Кавиев сүзләренә караганда, уку йортында хәзер югары белемнең тулы циклын (бакалавриат, магистратура, аспирантура) үзләштерергә була. Быел дүрт юнәлештә студентлар туплау мөмкинлеге тудырыла. Инде Алабуга институтын тәмамлаучыларны гына түгел, Россия һәм чит ил вузларыннан килүчеләрне дә кабул итү буенча эш башланган. Алга таба тагын берничә юнәлеш буенча белем бирүгә лицензия алу планлаштырыла.

Моннан тыш, КФУның Алабуга институтында автотранспорт ремонтлау буенча автослесарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, авто һәм мототранспортның техник хәлен контрольдә тотучы кебек эшче һөнәрләр дә үзләштерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев