“Эшемне ошатулары күңелемә рәхәтлек бирә”
Эшемә яхшы мөнәсәбәт булмаса, көн-төн җыештырсам да подъездларны күңелем теләгәнчә тота алмас идем. Рәхмәт, чисталыкны саклыйлар, үзем дә тырышам, стеналарга кадәр юып-чистартып торам, - ди Гөлнур ханым.
Тротуар плитәләренең сырлары күренеп торырылык итеп көрәп-себерелгән, карлары тау-тау итеп өелгән ишек алдыннан еш үтәргә туры килә миңа. Эшен бу кадәр дә җиренә җиткереп эшләүченең үзен дә бер күрәсе килеп йөри идем. Төнлә башланып, ярты көн үткәнче дулаган март бураныннан соң эш урынында очраттым мин ишек алды җыештыручы Гөлнур Бәдертдинованы.
- Тапталганчы көрәсәң, бер авырлыгы да юк аның, шуңа буран туктауга ук чыгарга гадәтләндем. Карны өяр урын гына калмады. Башкалар кебек тротуардагы карны машина юлына чәчәсем килми , аннан кешеләр дә йөри бит, шуңа биек таулар өелә дә инде, - дип елмайды ул, эшенә соклануымны белдереп сүз катуыма каршы. –Мактаганны кем яратмый, кешеләрнең игътибары , эшемне ошатулары күңелемә рәхәтлек бирә, арыганнарым онытыла, шуңа нишләсәм дә җиренә җиткереп эшләргә, төгәллеккә омтылам.
Гөлнур Самат кызы Зәй районының Кадер авылында туып үскән. Гомер буе агрегат заводында хезмәт куйган. Лаеклы ялга чыккканнан бирле “Паритет” идарә компаниясенең 43нче торак- эксплуатация идарәсендә эшли. Берничә ел инде 43 /15 йортының соңгы җиде подъездын hәм шуларның ишек алдын җыештыра, идарә компаниясендә оешкан “Чиста подъезд” оешмасы әгъзасы да икән.
Йортта яшәүчеләрнең дә бу тырыш ханымга хөрмәтләре , үз итүләре сизелеп тора: үткән-сүткәне исеме белән дәшеп, сәлам биреп, хәл-әхвәл сорашып уза, бер ир кеше хәтта кар көрәшергә дә чыккан.
- Эшемә яхшы мөнәсәбәт булмаса, көн-төн җыештырсам да подъездларны күңелем теләгәнчә тота алмас идем. Рәхмәт, чисталыкны саклыйлар, үзем дә тырышам, стеналарга кадәр юып-чистартып торам, - ди Гөлнур ханым.
Булсын дип тырышуы, кешеләргә хөрмәте hәр эшеннән күренеп тора аның. Әнә бит, йорт янын көрәдем, террриториям бетте дип кереп китмәгән, кыл өзәр хәле калмаса да, тротуарны юл чатына кадәр көрәп, себереп куйган. Ничек сокланмыйсың.
Үрнәк алыр кешеләр янәшәбездә.
Илгизә Лотфуллина.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев