Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Европаның иң югары ноктасыннан видеосәлам кабул иттек

Ин­с­таг­рам­да­гы под­пис­чик­ла­ры­быз Ев­ро­па­ның иң юга­ры нок­та­сын­нан ви­де­о­сә­лам ка­бул ит­те. Чал­лы еге­те, "J-get" клу­бы  тре­не­ры, аль­пи­низм бу­ен­ча спорт мас­те­ры­на кан­ди­дат Ай­нур Гә­рә­ев шу­шы көн­нәр­дә  Эльб­рус та­вы­на мен­гән.

Шәһәрдәшебез тауларны "буйсындыручы" төркемнең карлы сукмаклардан күтәрелгән мизгелләрен дә видеога төшергән. Интернет дусларыбыз постны яратып карады, репостлар ясады (башкалар белән бүлеште). Комментарийларда “Афәрин! Сокландыргыч сәлам!”, “Бертуган энем, бу максатыңа ирешүең белән котлыйм! Ышандык исән-имин барып җитүегезгә, хәзер инде көтәбез исән-сау Татарстан җиренә кайтуыгызны”, “Котлыйм! Исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп булсын!”,- дип яздылар комментарийларда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары