Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фаҗигадә зыян күрүчеләр хастаханәдә дәвалана

1нче декабрьдә Чаллыдан Алабугага баручы вахта автобусы һәлакәткә очрады. Анда бер кеше вафат булды.

Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗиганың сәбәбе – Алабуга районындагы томан. Төгәлрәк әйткәндә, вахта автобусын йөртүче томан нәтиҗәсендә, юл читендәге йөк машинасын күрмәгән. «Mersedes» габарит утларын кабызмыйча туктаган булган. 1953 елгы бер кеше үлгән. 21 кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. «Альтекс» компаниясе автобусы хезмәткәрләрне «ЕлАЗ»га алып бара торган булган. 
Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев әйтүенчә, әлеге юл һәлакәтендә зыян күргән 20 кеше тикшерү һәм дәвалау уза. «Беренче пациент безгә 7:45 сәгатьтә килде. Аның хәле авыр иде, талагында яра, аңа операция ясалды», – диде ул. Тагын 16 зыян күрүченең хәлен табиблар җиңел дәрәҗәдә дип бәяли. Алар кабул итү бүлегенең беренче залында һәм хәзерге вакытта бөтен кирәкле диагностиканы уза. Өч пациент уртача авыр хәлдә, хәлләре тотрыклы. «Төрле җәрәхәтләрне исәпкә алып, башка учреждениеләрдән офтальмологлар, казна-йөз хирурглары һәм ЛОР-табиблар җәлеп ителде. Алар барысы да хәзер биредә, шуңа күрә барлык пациентларга, аларның хәлләрен исәпкә алып, диагностика үткәрелә һәм дәвалау ярдәме күрсәтелә», – диде Чаллы хастаханәсе баш табибы.
Әлеге фаҗига буенча җинаять эшен Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин ведомстованың үзәк аппараты үз контроленә алды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига

2
X