Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фәнилә Әхмәдиева: «Кечкенә генә ярдәмем кешенең гомерен саклап калды»

38нче мәктәпнең директор урынбасары күрше әбисенә ярдәм итүе турында сөйләде.

– Минемчә, кешеләр хәзер ике төркемгә бүленгән. Бер төркем үзләренә авырлык килсә дә, кешегә булышуны, авыр хәлдә калдырмауны үзенең бурычы итеп куя. Ә икенчеләр мине бу хәл борчымый, мин беркемгә дә бернәрсә дә тиеш түгел дигән карашта яши. 
 Әйе, гомер эчендә миңа да бик күп ярдәм иттеләр, үзем дә кешегә булышудан күңелемә рәхәтлек табам. Ярдәмгә мохтаҗ булган кеше яныннан беркайчан да үтеп китмәдем. Бигрәк тә олы кешегә ярдәм итү кирәк дип саныйм. Бер очрак исемдә калган. Авылда яшәгәндә безне әниләр кечкенәдән үк күрше әбиләрнең, ялгыз кешеләрнең хәлен белергә, аларны игътибарсыз калдырмаска кирәк дип тәрбияләде. Беркөнне төнлә үз әниемнең хәлен белеп кайтканда, күрәм, күрше Гаян апаның тәрәзәсендә уты бар. Бу вакытта аның уты янмый торган иде. Аяк астына такталар куеп, тәрәзәдән карасам, әби (ул ялгыз яши иде) караватыннан егылып төшеп, идәндә ята. Тиз арада күршеләрне уятып, ишекне ватып кереп, шәфкать туташын чакырып китердек. Гаян апаның кан басымы төшкән, аңын югалткан. Кечкенә генә ярдәмем кешенең гомерен саклап калды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев