Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фатирымда ник салкын?

Шушы көннәрдә редакциябезгә 49/13 йортында яшәүче Рузалия Мукимова мөрәҗәгать итте. Ул фатирына һаман да җылы килмәвенә зарлана. Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен хәбәрчебез әлеге шәһәрдәшебез янында булып кайтты.

Рузалия Мукимова бу йортта күптәннән яши. Ул икенче группа инвалид, аның бер күзе бөтенләй күрми, икенчесе дә сукыраеп бара. 73 яшьлек ханым берничә инсульт һәм инфаркт кичергән, өстәвенә шикәр күләме дә югары.
– Бөтен фатирларга әллә кайчан җылы бирделәр, безнең стоякта гына юк. Бу хәл ел саен кабатлана. Былтыр да унбиш көнгә соңрак бирделәр, – ди Рузалия ханым.  – Коммуналь хезмәтләр буенча бер тиен бурычым да юк, ай саен вакытында түләп барам.
Хуҗабикәнең фатиры икенче катта, аның зал белән кухня батарейлары сап-салкын, йокы бүлмәсендә бераз гына җылы бар. Фатирында нибары  - 17 градус. Рузалия апа өстенә кофталар кимәсә дә, аягындагы җылы носкины йоклаганда да салмыйм, ди.
– Кая гына мөрәҗәгать итмәдем, беркем дә тыңламый. Диспетчерлар ванна керегез дә җылыныгыз, дип әйтәләр. Ә аның идәненә дә басып булмый, – дип уфтана Рузалия ханым.
Ванна, бәдрәф, кухня идәннәре аеруча салкын. Чөнки алар астында кеше яшәми торган бүлмә урнашкан.
– Элек анда икенче якка чыга торган коридор иде. Хәзер аны яптылар. Кеше тормагач, анда бик салкын, бигрәк тә кыш көне, – ди Рузалия Мукимова.
Шуңа күрә аларның идәннәренә, ике кат ленолиум арасына, җылыны тота торган материал җәелгән. Шулай булса да, аякка салкын.
Өченче катта яшәүче Рафис Хәсәнов та батарейларның салкын булуын искәртте. «Мин беркая да бармадым, беркемгә дә мөрәҗәгать итмәдем. Әлегә фатирымда артык салкын дип әйтә алмыйм», – ди ул.
Гөлсем Туктарованың да фатиры салкын. «Быел гына шундый хәл, элек барысы да әйбәт иде. Кичә диспетчерларга шалтыраткан идем, бүген сантехник җибәрәбез дип җавап бирделәр. Шуны көтеп утырам», – ди беренче катта яшәүче Гөлсем апа.
Әлеге йортка «Камстройсервис» идарә итү компания хезмәт күрсәтә. Бу хәлгә ачыклык кертү өчен без аларга мөрәҗәгать иттек.
– 49/13 йортына без җылы бирдек. Гомумән, безнең компания шәһәрдә беренчеләрдән булып торак йортларга җылы бирә башлады. Тик кайбер йортларда һавалы стояклар бар. Фатир хуҗаларының гаризалары буенча сантехниклар аларны бетерү өстендә эш алып баралар. Без җитешсезлекләрне ике атна эчендә бетерергә тиеш, – дип аңлатты «Камстройсервис» идарә итү компаниясенең баш инженеры Валентина Матвеева. – Ә беренче каттагы бүлмәгә килгәндә, элек анда колясочный һәм икенче якка чыга торган юл иде. Халык соравы буенча без аны яптык һәм җылыттык. Гомумән, подъездны җылыттык, хәзер анда салкын булырга тиеш түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отопление салкын