Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Фермер Миңнехуҗин ташландык Тукай районы басуларын эшкәртергә алына

Фермер Равил Миңнехуҗин Мәләкәс авыл җирлегендә 360 гектар буш пай җирен эшкәртергә алына. Участок Чаллы-Әлмәт трассасы юлы буйлап урнашкан. Әлеге җирләрне чүп үләне баскан булган.

Көзге туфрак эшкәртелгән, яз көне исә фермер әлеге җирләрне бөртекле культуралар белән чәчәчәк. Кайбер мәгълүматлар буенча, элек бу җир массивы Әлфия һәм Фәрит Хәйруллиннар хуҗа булган «Тимерхан» агрофирмасы тарафыннан эшкәртелгән булган.

Элегрәк Тукай районы башлыгы Фаил Камаев хәбәр иткәнчә, барлык авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртергә алынганнар. Хәзер хакимият эшкәртелми торган күрше муниципалитетлардагы җирләрне дә арендага алырга планлаштыра. Аларны сөрү өчен файдаланачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы