Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Габидулла Хөрмәтуллинның кайгысы бар

Аның авылдашы һәм якын дусты Рәис Маликовның улы махсус хәрби операциядә һәлак булды.

Кичә Алмаз Маликовны туган авылында – Мөслим районы Баек авылына алып кайтып җирләделәр. 

“Рәис дустымның улы Алмазны соңгы юлга озаттык. Чаллыдан Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов кайтты. Чөнки Алмаз шунда яшәде, пропискасы буенча да Чаллыда теркәлгән иде. Монда эшләде, бизнесы бар иде. 22 июньдә аның 40 яшьлек юбилее да иде әле. Махсус хәрби операциягә үз теләге белән китте. Кызганыч, кире үз аяклары белән туган якларга кайтырга язмаган икән. Урыны оҗмахта булсын!”- диде ТР атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция махсус хәрби операцмя