Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гаиләләргә – ана капиталы

Тантаналар сараенда ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды.

РФ Пенсия фондының Чаллы идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов гаиләләрне бала туу шатлыгы белән котлады һәм сертификатлар тапшырды.
Ана капиталы программасы 2007 елдан бирле гамәлдә. Шуннан бирле Чаллыда 51 300 ана капиталы сертификаты бирелгән. Гаиләләргә ярдәм итү программасы 2026 елга кадәр дәвам итәчәк, ягъни сертификат алу хокукына ия булган бала 2026 елның 31 декабренә кадәр туган яки уллыкка алынырга тиеш. Шул ук вакытта, элеккеге кебек үк, сертификат алу һәм аның акчалары белән эш итү вакыты чикләнмәгән. 2021 елда беренче балага ана капиталы күләме 483 882 сум, икенче балага, гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган очракта, 639 432 сум тәшкил итә.

 

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ана сертификаты

2
X