Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова: «Әнием бик кунакчыл иде»

Гомеренең соңгы көненә кадәр догалар укыды...

– Минем әни Флүсә Нигъмәтулла кызы Актаныш районы Бүләк авылыннан. Әтигә кияүгә чыкканнан соң алар Тат. Суыксу авылына күченеп киләләр һәм шунда яшиләр. Әни гомере буе кибеттә сатучы булып эшләде. Ул ачык йөзле, бик тыйнак, сабыр хатын булып авылдашлар хәтерендә калгандыр. 
Беркайчанда да кешегә күтәрелеп бәрелмәде, ачуланып сүз әйтми иде. Кешеләрне елмаеп каршы ала иде. Сатучы өчен бу иң кирәкле сыйфат. Бик уңган-булган да иде ул.

Әни догалар укый, дингә ышана иде. Бер дини бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмады. Ураза тотты. Һәрвакыт Коръән ашы уздыра идек. Гомеренең соңгы көненә кадәр ул бу традициягә тугры калды. 

Тегәргә яратты. Кечкенә чакта миңа күлмәкләрне тегеп кигезә иде. Чиста, пөхтә булды. «Кеше алдында кыланып, кыска итәк киеп, тырнак буяп, чәчрәп чыгарга ярамый, гади булырга кирәк», – дип тәрбияләде безне. 

Әниебез бик кунакчыл иде. Өйгә кем керсә дә чәй эчермичә чыгармады. Бик ачык йөзле булды, әткәйнең дә, үзенең дә барлык туганнарын якын итте. Бәйрәмнәргә, күмәк эшләрне башкарырга җыелып кайта идек. Биш оныгын һәм дүрт оныкчыгын өзелеп яратты. Хәзер барыбыз да шул көннәрне сагынабыз.  
Кызганыч, кадерлебезгә олыгайган көнендә зур кайгылар кичерергә туры килде. Башта абыем Әбелгас әнием кулында җан бирде. Әни аны биш тәүлек буе саклады. Аннары Раушания апам әнием кулында вафат булды. Әнием балаларын югалтуны бик авыр кичерде. Әлбәттә, бу кадәр авыр хәсрәт эзсез узмады. Ул олыгайган көнендә деменция белән авырый башлады. Шуңа да карамастан, авыруын сиздермичә, гел елмаеп яшәде. Гомеренең соңгы көненә кадәр догалар укыды, безгә сәламәтлек теләде, рәхмәт әйтте. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәтер-хатирә үлем-китем әни