Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Гараж-500»дә чыккан янгында зыян күргән эшмәкәрләр салымнан азат ителде

Депутатлар каршы килмәделәр.

Бүген шәһәр советының чираттагы сессиясе булды.

Анда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова 2 декабрьдә «Гараж-500»дә зыян күргән эшмәкәрләргә ярдәм турында карарны раслауларын сорады.

Депутатлар янгын аркасында зыян күргән эшмәкәрләрне физик затларның мөлкәтенә һәм җиргә аренда салымыннан азат итү турындагы карарны бертавыштан расладылар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев янгыннан зыян күргән шәһәрдәшләргә ярдәм итәргә кирәклеген ассызыклады.
Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов әйтүенчә, бүгенге көндә 41 эшмәкәр еллык 1 процент белән барлыгы 136 млн сум кредит алган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын эшмәкәрләр матди ярдәм