Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газ тикшереп йөрүчеләрне кертмәсәң ярыймы?

– Йортлардагы газ җиһазларын тикшерү бара. Моның өчен мин аларны торагыма кертергә тиешме? Кертмәсәм, газны өзәргә мөмкиннәрме?

Җавап: Әйе, закон буенча абонент газ белән тәэмин итүче оешма вәкилен исәпләү приборларын һәм газ белән эшләүче җиһазларны тикшерергә кертергә бурычлы. Әмма, хезмәт күрсәтүче, килүе хакында көнен һәм вакытын билгеләп, алдан хәбәр итәргә тиеш.

Абонентка хәбәр итмичә генә газ белән тәэмин итүне түбәндәге очракларда туктатырга мөмкиннәр:

Газ челтәрендә авария булганда;
Йорт яки фатир эчендә авария яки торак эчендәге җиһаздан газ чыгып торса;
Йорт яки фатир эчендәге җиһазның техник торышы махсус оешма тарафыннан авария куркынычы тудыра дип табылса.

 

http://maydan.tatar/gaz-tiksherep-joruchelerne-kertmesen-yaryjmy/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев