Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Газета - социаль челтәрләрдә

Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. gazetasy, Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз! Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.

Чаллыда яшәүче Равил Закиров үзенә кабер казып, анда төнлә бер сәгать ятты. Бу хактагы постны безнең Инстаграм битендә 4 400дән артык кеше карады. Шәһәрдәшебезнең  «Ут белән уйнама» («Не играй с огнем») проектында катнашуы турында социаль челтәрләрдә хәбәр иткән идек инде. Оештыручы блогер Гүзәл Хөснетдинова инде 3 атна дәвамында катнашучыларга төрле биремнәр җиткерә – бу юлы зират янында кабер казып, анда төнге сәгать 12дән алып бер сәгать шунда ятарга кирәк иде. Аның максаты – проектта катнашучыларның бу гамәлдән соң үз куркуын җиңүе, яшәү кадерен тоюы. Интернет-дусларыбызның күпчелегендә бу бирем начар тәэсир калдырган. Бу хакта алар комментарийларда белдерә: «Бу – ахмаклык! Рәхәткә чыдый алмау! Шул «кабер» казып төн кунучыларның мәет өчен кабер казыганнары бар микән? Үлем күп хәзер, майларына чыдый алмасалар көндә зиратка йөрсеннәр казырга. Ахмаклыклары файдага булыр иде ичмасам», «Бу егетнең тавышында курку хисләре бик күп. Аллам сакласын, чирле булып калуың бар. Берәр зәхмәтле урын булса, үзең гаепле диярләр», «Кеше үтерергә кушсалар, кеше дә үтерерләр. Аллаһ сакласын инде...»
Бу видеоны әле карамаган булсагыз, түбәндәге куар-код аша кереп, карап, үз фикерегезне калдыра аласыз.

Инстаграм битендәге кара миләш турындагы постыбыз бик күп язылучыларның игътибарын җәлеп итте. Әлеге җимеш согы кеше организмындагы коронавирусның 97 процентын юкка чыгарырга сәләтле икән.
Тикшеренүләр үткәргән Ульма медицина үзәге галимнәре шундый ачыш ясаган. Грипп вирусы белән көрәштә бу җимеш тагын да нәтиҗәлерәк.
Кара миләшнең вирусларны көчсезләндерүе аның махсус үзлеге һәм составында үсемлек полифеноллары күп булу белән аңлатыла.
«Ә сез кара миләш яратасызмы?» дигән сорауга комментарийларда: «Минем авылда бакча тулы ул. Кайтып җыеп кына булмый. Мин аны әле кан басымы югары булганда булыша икәнен генә белә идем. Болай булгач кайтырга, җыярга тырышырга кирәк», «Все хәзер, бер бөртек кара миләш калмаячак агачларда. Эх, чынлыкта да шулай юкка чыгарса, ничек шәп буласы да бит. Ләкин вряд ли...» дип яздылар.

Мөслимнән подписчигыбыз Миләүшә Хәсәнова гадәти булмаган йомырка фотосын һәм аңа багышлап шигырь язып җибәргән.
Безнең әтәч күкәй салган,
Гади түгел, алтынны.
Йөгереп кереп әйтим әле,
Шатландырыйм хатынны.
Моны сатып, хатын сиңа,
Бер машина алырбыз.
Ә калганын вклад итеп,
Банкка да салырбыз.
Аннан хатын ул акчага,
Бер матур өй салырбыз.
Өй туйлары уздыргач,
Анапага барырбыз.
Может әле әтәчебез,
Тагын бер күкәй салыр.
Анысын тотмый тотырбыз,
Тагын урын табылыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары