Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада Рзаевада коронавирус түгел

«Энергетик» мәдәният сараеның экс-директоры (аны Чаллының «тере» тарихы дип йөртәләр) Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә эләккән.

«Минем монда керүемне белеп, дусларымның берсе - бәлеш, икенчесе - аш, өченчесе - өчпочмак пешереп киләм, ди. Танылган хирург Миңнинур Гайфетдинова сумка тутырып тәм-том алып килгән. Юкка борчылалар, монда ашау да, дәвалау да бик яхшы», - диде ул журналист Зөлфия Галимгә. Гөлзада ханым хастаханәгә кан басымын көйләр өчен дарулар, дәвалау ысулларын ачыкларга, табиблар белән киңәшергә генә кергән. «Әзрәк ял да итәрмен, тынычлап газета, китаплар укырмын. Озак ятып булмас - эшем күп», - ди ул. Безнең коллектив Гөлзада Мөхәммәтгәрәй кызына тизрәк савыгып чыгуын теләп кала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек