Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлзада “Учагы” дусларын җыйды

Илләр имин булсын, коронавирус кебек замана чирләрен җиңеп, киләчәккә якты өметләр белән яшик.

Гөлзада “Учагы” дусларын җыйды

Моннан берничә ел элек шәһәребезнең мактаулы гражданины, “Энергетик” мәдәният сарае директоры Гөлзада Рзаева төрле тармакларда эшләүче татар хатын-кызлары өчен “Учак” клубы оештырган иде. Әлеге клубның максаты – дус һәм ярдәмләшеп яшәү.

Бу юлы кунаклар “Энегергетик” мәдәният сараеның яңартылган кече залына җыелдылар. 20ләп ханым Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева кабызган учак янына җылынырга килгән. Чара санитар-эпидемиологик вәзгыять таләпләренә туры китереп оештырылган. Гөлзада ханым кунакларның һәрберсе турында җылы сүзләр әйтеп, шәһәр тормышы өчен башкарылган хезмәтләренә рәхмәт әйтте. Клубның чираттагы утырышына икмәк пешерүче Асия, лаборант Фәймә, укытучы Назимә, җырчы Тәгъзимә, төзүче Фидия  ханымнар һәм башкалар килгән иде.

Чәй өстәле артында узган кичәдә катнашучыларның кайберләре истәлекләрен яңарттылар. Шәһәр төзелешенә зур өлеш керткән Фидия Минхаҗиева комсомол юлламасы белән Чаллыга килүе турында сөйләп алды. Гөлзада Мөхәммәтовна да шәһәребезнең шанлы тарихына кайтарды. “Бу залда КАМАЗ төзелешнең турындагы беренче документка кул куелды. Зал диварларында тарихи фотолар эленеп тора”, - диде ул.

Шунысы игътибарга лаек, тормыш никадәр катлаулы булса да, “Энергетик” мәдәният сарае җитәкчесе Гөлзада ханым һәр көннең кадерен белеп, шәһәрдәшләргә ярдәм итеп яши, тамашачыларны да шуңа өнди. Ул газетабызның укучылар санын арттыруга да даими рәвештә үзенең өлешен кертә, талантлы яшьләргә, мохтаҗларга даими булыша. Шуңа күрә дә, олысы да, кечесе дә аның янына килә, аңа тартыла. “Энергетик” мәдәният сарена килеп, Гөлзада апаны күрмәсәм, туган авылыма кайтып әнине күрмәгән кебек күңелемдә бушлык хасил була. Гөлзада ханым – мәдәният сараеның, коллективның алыштыргысыз җитәкчесе, җаны. Берүк исән-сау булып, шундый җылы, ихлас кичәләр оештырып, безне очраштырып торсын”, -ди сәхнәдә тәүге адымнарын ясаучы, Әлфия Авзалова исмендәге халыкара бәйге лауреаты, өметле җырчы Илфас Гарифҗанов.

Кичәне баянчы, композитор Илгиз Закиров, курайчылар Рөстәм Фәттахов, Илмир Махиянов, җырчылар Илсөяр Зарипова, Динә һәм Алинә Гарифуллинар чыгышы бизәде.  Илсөяр ханым лирик җырын бүләк итте. Аңа күптән түгел генә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелгән. Лаеклы бүләкне алырга ярдәм иткәне өчен ул Гөлзада ханыма рәхмәтен әйтте.

“Учак”ның чираттагы утырышы Чаллының талантларга бай икәнлеген тагын бер кат күрсәтте. Илфас Гарифҗанов мәсәлән, мәшһүр Илһам Шакиров репертуарындагы әниләргә багышланган җырны микрофонсыз җырлап, үзенең иҗатына әсир итте. Үзешчән җырчы Тәгъзимә Миңнебаева, катлаулы операция кичерүенә карамастан, Хәния Фәрхи репертуарындагы лирик җырны йөрәкләргә үтәрлек итеп, оста башкарды.

Әлфия Ситдыйкова белән Фәнис Нуретдинов кичә рухына туры килә торган шигырьләрен укыдылар.

“Учак”ның хуҗабикәсе Гөлзада ханым киләчәктә дә исән-сау булып, очрашырга насыйп булсын дип, бере-беребезгә ярдәмләшеп, матур эшләр башкарып яшәргә чакырды.

Данлыклы спортчы Фәнис Нуретдинов та Гөлзада ханыма рәхмәт әйтте. “Тормыш никадәр катлаулы булмасын, Гөлзада ханым кешеләргә булышырга җай таба. Күптән түгел биредә начар күрүчеләр өчен концерт оешкан төстә узды. Гөлзада Мөхәммәтовна – тормыштан ямь табып, игелек орлыклары чәчеп яши. Шуңа күрә барыбыз да аңа тартылабыз. Ул – күпләргә үрнәк, күпкырлы талант иясе. Аның белән очрашып сөйләшсәң күтәренке кәеф, илһам, тормышка дәрт алып китәсең. Исән-сау булып, менә шундый җылы, эчтәлекле, тәрбияви кичәләр оештырып, барыбызны да сөендереп яшәсен”, -диде ул.

Амин, шулай булсын. Легендар шәһәрдәшебез Гөлзада Мөхәммәтовнадан үрнәк алып, Аллаһының биргәненә шөкер итеп, бер-беребезгә ярдәм итеп, дус-тату гомер кичерик. Илләр имин булсын, коронавирус кебек замана чирләрен җиңеп, киләчәккә якты өметләр белән яшик. “Учак” уты сүнмәсен, җылысы безне даими җылытып торсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев