Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөмбә җыю вакыты

Гөмбә җыю – күпләрнең яраткан шөгыле. Урман һавасын сулап йөрү күңелгә ял да бирә, кышка файдалы ризык запасы да туплыйсың. Ләкин гөмбәнең төрләрен аера белмәү, җыйган вакытта игътибарсызлык, аны дөрес хәзерләмәү агулану белән тәмамланырга да мөмкин.

Чаллы базарларында гөмбә сатучылар күренгәли инде. Уртача бәя – 5 литрга 500 сум. Сатуда гөмбәнең төрлесе бар.
Белгечләр гөмбәне җыйган көнне үк эшкәртергә куша. Ашарга яраклы гөмбәләрне пешереп яки кыздырып кулланырга кирәк. Ә өлешчә ашарга яраклыларын, мәсәлән, ал гөмбә (свинушка), кәҗә гөмбәсен (сморчок) берничә тапкыр суын алыштырып, кат-кат пешерергә киңәш итәләр. Шулай эшләгәндә, гөмбәнең агулы матдәләре калмаска тиеш. 

Чаллының сәламәтлек саклау идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел медицина учреждениеләренә гөмбә белән агуланучылар мөрәҗәгать итмәгән әле.

Гөмбә ашап агуланмас өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:

* Гөмбәнең таныган төрен генә җыярга.
* Гөмбә аз гына шикләндерсә дә ташларга кирәк, ашап карарга ярамый.
* Гөмбәнең эшләпәсен кырып чистартырга, өстендәге элпәсен куптарып алырга киңәш ителә, чөнки зарарлы матдәләр, агулар шушы элпәдә күп була.
* Артык зур, бозылган, черек, кортлы гөмбәләрне җыймагыз.
* Гөмбәләрне җыйган көнне үк эшкәртергә кирәк.

Агулы гөмбәләрне ничек аерырга?

– Гадәттә аларның төсләре бик ачык була.
– Кайбер төрләренең эшләпәсе кулга ябышып тора.
– Агулы гөмбәләрне кискәч, сабагының төсе үзгәрә.
– Агулы гөмбәләргә беркайчан да бөҗәкләр кунмый.
– Гөмбәдән дару, хлор исе килә – аны тизрәк ташлагыз.
 
Агулансаң нишләргә?

Гөмбә ашап агулануның беренче билгеләре 30-40 минуттан (чебен гөмбәсе ашасаң) яки 6-12 сәгатьтән (кәҗә гөмбәсе, бледная поганка ашасаң) күренә башларга мөмкин. Бу вакытта эч бик каты авырта, күңел болгана, костыра, тамак кибә, көзән җыера, бавыр һәм бөернең начар эшләве сизелә.

Әгәр үзегезне агуланган итеп сизәсез икән, тизрәк табибка мөрәҗәгать итегез. Ул килгәнче иң беренче ярдәмне күрсәтергә – эчтән агулы матдәләрне чыгарырга кирәк. Моның өчен сода яки марганцовка эретелгән 1,5-2 литр чамасы су эчегез. Соңыннан активлаштырылган күмер эчәргә киңәш ителә, аз гына тоз өстәлгән салкынча су, салкын кофе, сөт, чәй эчәргә мөмкин. Спиртлы эчемлекләр эчәргә рөхсәт ителми, алар гөмбә агуының тизрәк сеңүенә китерә.

14 яшькәчә балаларга, гомумән, гөмбә ашатмаска куша белгечләр, чөнки баланың организмында аны эшкәртү өчен ферментлар җитәрлек булмый. Гөмбәне өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга, бигрәк тә ашказаны-эчәк тракты белән проблемалары булганнарга да ашарга кушмыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев