Гөмбәле салат
Яңалыклар тасмасы

Гөмбәле салат

Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.

Кирәкле ризыклар: 

- 495 г маринадланган гөмбә;
- пешкән, угычтан уылган кишер;
- яшел суган;
- петрушка, укроп;
- тавыкның пешкән түш ите; 
- маринадлаган кыяр;
- өчәр данә пешкән бәрәңге һәм йомырка;
- 145 г угычтан уылган каты сыр.

Эш барышы:
Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. 


киңәшләр

Нет комментариев