Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Грант оттылар

2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда, балалар бакчалары һәм мәктәпләргә ярдәм итү гранты игълан ителгән иде.

Анда Чаллыдан 18 мәктәп һәм 21 балалар бакчасы катнашты. Алар арасыннан җиде мәктәп, алты балалар бакчасы җиңүгә иреште. Төгәлрәк әйтсәк, Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия, 4нче мәктәп, 29нчы гимназия, 41нче мәктәп, 54нче гимназия, 60нчы мәктәп, Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, 1нче санлы «Шатлык», 4нче санлы «Шаянкай», 9нчы санлы «Алан», 82нче санлы «Көнбагышкай», 113нче санлы «Непоседы» һәм 118нче санлы «Яблочко» балалар бакчасы 500 сумлык грантка лаек булдылар.

«Әлеге финанслар ярдәмендә укучылар туган тел һәм башка милләтләрнең җырларын, мәкаләләрен, мультфильмнарын өйрәнәчәкләр, тәрҗемә итеп, үзләре видеороликлар, мультфильмнар төшерәчәкләр. Шулай ук гимназиягә җиһазлар алу да каралган», – диде 2нче гимназиянең директоры Айдар Гарифуллин.
Грант 2021 елның декабренә кадәр тормышка ашырылачак.

Фото: news.myseldon.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грант