Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гриппка каршы вакцинопрофилактика буенча кампания тәмамланып килә

Сентябрь аенда Чаллыда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә йөрүче балаларга сезонлы гриппка каршы актив прививка ясый башладылар.

Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле КБМҮдә барлыгы 10 меңгә якын балага прививка ясатылган. Халыкны иммунизацияләү кампаниясе чорында поликлиникада традицион «Прививка өчен бүләк» акциясе үткәрелде. Прививка ясаткан балаларга поликлиниканың партнеры -  «Детский мир» кибетләре челтәреннән уенчыклар яки канцтоварлар тапшырдылар. «Шул рәвешле, без ата - аналарга үз балаларының һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлегенә җаваплы каравы өчен рәхмәт белдерергә теләдек», - дип билгеләде КБМҮнең балалар поликлиникасы мөдире вазыйфаларын башкаручы Елена Гәрәева.
КБМҮнең балалар поликлиникасы карамагында 24 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 9 мәктәп, бер гимназия һәм сәнгать училищесы. Исегезгә төшерәбез, грипп халыкның барлык яшь төркемнәре арасында һава-тамчы механизмы аша таралучы иң киң таралган йогышлы авыруларның берсе булып тора.
Грипп авыр формада үтәргә һәм җитди авырулар - бронхит, пневмония, отит, синусит китереп чыгарырга мөмкин. Эпидемия күтәрелешләрендә авырулар санының иң югары күрсәткечләре кече яшьтәге һәм мәктәп укучыларына туры килә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы позициясе нигезендә, гриппка каршы вакцинация иң нәтиҗәле чара булып тора. Һәр ел саен вакцина вирусның көтелгән штаммын исәпкә алып чыгарыла. Организмга вакцина кертү авыруны китереп чыгара алмый, саклагыч антитәнчекләр инфекция белән көрәшү өчен иммун системаны стимуллаштыралар. Шуны истә тотарга кирәк, организмга вакциналь иммунитет булдыру өчен 2-3 атна вакыт кирәк.
Бу сезонда үзебезнең илдә җитештерелгән «Ультрикс квадри» вакцинасы кулланыла, ул үзен югары сыйфатлы һәм составында 4 штамм булуы белән аклады. Гриппка каршы вакцина А вирусының ике төрен (H1N1 һәм H3N2) һәм В тибын (Yamagata линиясе, Victoria линиясе) үз эченә ала.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка