Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һәлак булганнарның туганнарына Орден тапшырылды -фотолар

Орден кемнәргә бирелде

«Энергетик» мәдәният сараенда 23 февраль Ватанны саклаучылар көненә багышланган шәһәркүләм чара булды.

Концертка җитәкчеләр, депутатлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, туганнары, гаиләләре килгән иде.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә һәлак булган 4 хәрбинең әти-әнисенә Батырлык Ордены тапшырды. 
Радик Салихов, Руслан Газизов, Олег Дмитриев, Дамир Гадиуллин һәлак булганнан соң Дәүләтнең югары бүләгенә тәкъдим ителгән иде. 

– Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, без Бөек Ватан сугышы ветервннарына, бабаларыбызга, Әфган, локаль конфликталар ветераннарына рәхмәтле булырга тиеш. Бүгенге көндә 1000нән артык шәһәрдәшебез махсус хәрби операциядә катнаша. Аларның гаиләләрен, балаларын кайгырту безнең бурыч, – диде мэр Наил Мәһдиев үзенең чыгышында.


Фото/шәһәр хакимиятенең телеграмм каналы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига МАХСУС хәрби операция