Һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Һава торышы үзгәрә

Көннәр суытамы?

Бүген кич һәм алдагы тәүлектә, 2 сентябрьдә, вәзгыять үзгәрәчәк. Төньяк-көнбатыш циклон тотрыклы һава торышы белән республикага кыска вакытлы яңгырлар һәм кыска вакытлы җилле яңгырлар алып киләчәк, аерым районнарда боз явачак. Температура төнлә 14..19°, көндез 22 дән 27°га кадәр булачак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 3 һәм 4 сентябрьдә, циклон көнчыгышка таба чигенә. Татарстанда төньяк һава агымнары күзәтеләчәк. Урыны белән яңгыр явачак һәм көчле җил белән яшенле яңгыр көтелә, температура әкренләп түбәнәячәк. Төнлә 10нан 16°гакадәр, көндез чәршәмбе көнне 19 дан 24°га кадәр, пәнҗешәмбе көнне нибары 16..21°дип көтелә.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәге фаразлавынча, алдагы 2 тәүлектә, 5 һәм 6 сентябрьдә, төнге температуралар 8- 13 , көндез  16 - 21° тан түбәнрәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев