Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яңа ел ялларын озайтырга мөмкиннәр

Закон үз көченә керсен өчен бер ай вакыт җитә.

Тиздән Дәүләт Думасы 31 декабрьне рәсми рәвештә ял көне дип игълан итү турындагы закон проектын карарга мөмкин. Аны быел кабул истәләр, Яңа ел каникулы бер көнгә озаячак. Федерация Советының Конституцион законнар буенча комитеты әгъзасы Александр Башкин “РИА Новости” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Бу очракта ял көненә туры килүче бәйрәм көне күчереләчәк. Шуңа күрә Яңа ел каникулы озаячак, чөнки 31 декабрь шимбәгә туры килә.

Башкин әйтүенчә, законны Думада өч укылышта кабул итеп, Федерация Советында хуплау, аннан соң Президент кул куеп, газетада бастырып чыгару өчен бер ай вакыт җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яллар