Яңалыклар тасмасы

Яңа ел ялларында суык булачак

Синоптиклар һава торышы үзгәрүе турында сөйли.

Татарстанга төньяк-көнбатыштан циклоны килә. 30 декабрьдә -7 градуска кадәр салкын булачак. Томан булыр дип көтелә. 31 декабрьдә - буран. Юлларда бозлавык булачак. 

Яңа ел суыклардан башланачак. 1 январьда һава температурасы -11..-16 градуска кадәр төшсә, төнлә -19 градуска җитәчәк. 2 январь тагын да салкынрак. Көндез -20, төнлә -25.. -30 градус булачак. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев