Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган гаилә ни хәлдә?

«Шәһәребездә битараф булмаган кешеләр яши дип уйламаган да идек», - ди Алсу Мостафина.

"Яңа атна башланды. Азамат мәктәпкә, Айсылу балалар бакчасына, әтиләре эшкә китте. Мин бәләкәч белән күршеләребез яшәргә биреп торган өйдә. Сезнең ярдәмегез белән әкренләп тормыш ритмына керәбез. Сез безне ташламадыгыз. Зур рәхмәт сезгә!"

Әлеге сүзләрне  мессенджерда янгын нәтиҗәсендә йортсыз калган Мостафиннар гаиләсе язып элде. Алар ярдәм иткән һәр кешегә чиксез рәхмәтләрен җиткерә.

"Без янгыннан бигрәк чит кешеләрнең ярдәмчел булуыннан шок хәлендә. Шулхәтле олы йөрәкле икән безнең халык. Өйгә үк килеп хәлебезне белделәр. Беркөнне бер апа белән абый килделәр. "Әз инде", дип оялып кына акча суздылар. Суммада мени хикмәт?! Аларның килеп ярдәм итәргә теләүләре ни тора! Кемдер 500, 1000 сум җибәрә. 10 мең, 30 мең сум җибәрүчеләр дә бар. Әле һаман да картама акча килеп тора. Шундый изге күңелле кешеләр ярдәмендә без алга таба атларга көч таптык", - ди Алсу Мостафина. 

Җыелган акчаларны Мостафиннар гаиләсе икенче участоктагы йортларын төзеп бетерүгә тотарга ниятли. Ярый, коткаручылар янгынны тиз сүндерергә җитешкән. Ут аңа да күчкән булыр иде. Тәрәзәләре шартлаган, ишекләре кыйгайган. Хәзерге вакытта гаилә вакытлыча күршесенең йортында тора. 

 

"Күршебез үзе килеп йортында торырга тәкъдим итте. Үзләре шәһәрдә яшиләр. Белсәгез иде, шулхәтле мәрхәмәтле кешеләр. "Күпме телисез, шуның кадәр торыгыз" диделәр", - ди Алсу.

Мостафиннар гаиләсе 3 бала тәрбияли. Янгын чыккан көнне үк социаль челтәрләрдә аларга кием-салым да җыя башладылар. Хәзер бөтен бүлмәләре кирәк-яраклар белән тулы.

"Киемнәрне барлау өчен генә 4 көн кирәк булды. Шулхәтле күп алып килделәр. Аларның бер өлешен алып калып, калганын Элеватор тавындагы хәйрия үзәгенә җибәрдек", - ди ул.   

Шушы көннәрдә янгын чыккан участокта өмә уздырганнар. Туганнары, күршеләре - һәммәсе ярдәм иткән.  

"Туганнар, күршеләр 4-5 көн буе безнең белән булдылар. Берәүләре участокта ярдәм итте, икенчеләре ашарга пешереп китерделәр. Кичә туганнар килгәч, шаккаттылар. Моның кадәр ризыкны кем пешерде, дип сорыйлар. Олы йөрәкле кешеләр булмаса, без сынган булыр идек. Ә без елмаябыз, шаяртабыз. Дөньяның ямен тоябыз. 17 октябрь, янгын чыккан көн - гаиләбезнең туган көне хәзер. Янгын чыкканын сизмәгән булсак яки без йоклаганда чыккан булса, беребез дә исән калмас идек", - ди Алсу.  

Исегезгә төшерәбез, "Усадьба-2" бакчачылык ширкәтендә янгын 17 октябрьда чыкты. Ике катлы йорт, мунча, 2 гараж бер мизгелдә көлгә әйләнде (бу хакта моннан укы).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев