«Усадьба-2» бакчачылык ширкәтендә янгын: гаилә йортсыз калды
Социаль челтәрләрдә аларга матди ярдәм җыялар.
"Усадьба-2" бакчачылык ширкәтендә кабат янгын чыкты. Бу юлы Тульская урамында. Бер түбә астында төзелгән йорт, гараж һәм мунча янды. Бинаның гомуми мәйданы - 296 кв. метр.
"Сәгать 18:13 шалтырату кабул иттек. Урынга 3 янгын сүндерү машинасын җибәрдек. Өй, гараж һәм мунча тулысынча янып бетте. Моннан тыш, аерым төзелгән тагын бер гараж зыян күрде. Көн җилле иде. Тиз сүндерергә тырыштык. Ут күрше йортларга күчәргә җитешмәде. Бәхеткә, өйдә булучылар да исән. 3 бала һәм әти-әниләре зыян күрмәде", - дип сөйләде Тукай районы буенча күзәтчелек һәм профилактик эшчәнлеге бүлегенең өлкән испекторы Артём Асеев.
Янгынның төгәл сәбәбе билгеле түгел. Ут электр чыбыкларының кыска ялганышы яисә җылылык җиһазларының төзек булмавы нәтиҗәсендә килеп чыккан дигән фаразлар бар. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Шунысы мәгълүм: зыян күргән милек иминиятләштерелмәгән. Гаилә шок хәлендә. Социаль челтәрләрдә аларга матди ярдәм җыю оештырылды. 1 һәм 4 яшьлек сабыйларга кием-салым сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, җәй башында "Усадьба-2" ширкәтендә агач йорт янган иде (моннан укы).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев