Киңәш-табыш.
Кирәкле ингредиентлар:
2,5 кг помидор, 250 г суган, 250 г яшел алма, 4-5 тырнак сарымсак.
Эш барышы:
Барысын бергә ит тарткыч аша үткәрәбез һәм кайнатырга куябыз. Аннары шуңа 250 г шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 1,5 аш кашыгы төелгән кара борыч (зәһәре булса, шушы җитә, 2не дә салырга була) салабыз. Шуны 2 сәгать кайнатабыз.
Шушында ук 1 аш кашыгы 9 процентлы уксус салып, болгатып, стерильләштерелгән банкаларга тутырып ябып куябыз. Чыгышы 4 ярты литрлы банка булачак.
Нет комментариев