Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ярминкәдә бәяләр кыйммәт түгел

Сәбәбе нидә?

Бүген Ипподромда, "Төзүче" стадионы каршында һәм "Южный" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәләре.
Ипподромда Минзәлә, Актаныш, Менделеевск районы фермерлары сәүдә итте. 

Тавык итен килограммын 280, сыер итен килограммын 450 сумнан башлап, йомырканың дистәсен 135 сумнан саттылар. 

"Бәяләр көзге ярминкәдәге кебек. Бүген ул чактагыга караганда да юньрәк бәягә җибәрдек, чөнки кеше аз. Ярминкә буласын белмәгәннәр. Киләсе атнада тагын киләбез", - диде Минзәлә районы Аю авылыннан килгән Рушания Сабирҗанова.

Ярминкә 15 сәгатькә кадәр эшли. Кеше аз булу сәбәпле фермерлар иртәрәк тә кайтып китәргә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр ярминкәләр