Ярминкәләрдә азык-төлеккә кытлык булмасмы?
Ел башыннан Чаллыда төрле юнәлештәге 101 ярминкә оештырылган. Аларда башлыча Татарстан товар җитештерүчеләре сәүдә итә.
52 авыл хуҗалыгы ярминкәсе булган. Аларда 2,8 тонна азык-төлек сатылган. Ярминкәләр «Төзүче» стадионында, Ипподромда һәм «Южный» агросәнәгать паркында һәр атнаның шимбә көнендә 8-15 сәгатьләрдә эшли.
17, 18, 24, 25 декабрьдә исә каз ярминкәләре була. Күптән түгел социаль челтәрләрдә кәбестә аз дигән хәбәрләр таралган иде. Башкарма комитетның сәүдә һәм куллану базары идарәсе башлыгы Рәисә Солтанова борчылырга урын юк дип искәртте. «Шәһәрдә кәбестәгә кытлык булмас. Алабуга районында, Чувашия, Мордовия һәм башка төбәкләрдә кәбестәдән мул уңыш алынган. Фермерлар белән шәһәрнең сәүдә нокталарын, ярминкәләрне кәбестә белән тәэмин итү турында килешүләр төзелә», – диде.
Шәһәр халкын бәрәңге белән тәэмин итүгә Тукай районы фермеры Минталип Миңнеханов зур өлеш кертә. Ул шәһәр халкына 4200 тоннадан артык бәрәңге һәм башка яшелчәләр сатарга әзер.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә яшелчә, кәбестә кытлыгы булмас дип ышандырды. «Татарстанда кәбестәгә кытлык юк. Бакчачылык ширкәтләрендә дә уңыш мул. Без санитар кагыйдәләргә туры китереп, халыкка үз товарларын сатарга мөмкинлек тудырабыз», – диде мэр. Сүз уңаеннан, ярминкәләрдә сыйфатлы ризыклар сатыла. Быел аларда узган елга караганда 40 процентка күбрәк товар сатылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25 декабрьгә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев