Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Яучы»га килгән анкеталардан: өметләрен өзмичә, пар эзләүләрен дәвам итәләр

«Шәһри Чаллы» газетасында апрель аеннан бирле «Яучы» сәхифәсе эшли. Шушы вакыт эчендә 50 кеше үз парын эзләп, анкета тапшырды.

Алар арасында төрле яшьтәге хатын-кызлар һәм ир-егетләр бар: иң яшенә – 27, иң өлкәненә 73 яшь. Һәрбер анкета үзенчәлекле: аш-суга, чигү-бәйләүгә, җыр-биюгә оста кызлардан алып, тормыш дилбегәсен ныклап тоткан, эш, спорт сөючән егетләргә кадәр бар. Тик гаилә корырга бик теләсәләр дә, бу җитди адымны атларга куркучылар да очрый. Хатын-кызлар начар гадәтле, холыксыз, ялкау, аферист ирләргә тап булудан курыксалар, ир-егетләр исә акча гына кирәк булган хатыннарны очратудан шүрлиләр. Мисал өчен, 31 һәм 33 яшьлек бертуган ир-егетләребез бар яктан килгәннәр: буй-сын, холык дисеңме, үз эшләре бар, тормышлары җитеш. Ә менә өйләнеп, балалар табып, ныклы гаилә корып яшәрлек яхшы кызлар таба алмыйбыз, диләр. Алар андый кызларны эзләү түгел, аларның барлыгына да инде ышанмый башлаганнар. Чөнки танышкан кызларның берсе акча колы, икенчесе әле «йөреп» туймаган булган һәм башкалар... Барлык ир-ат аферист түгел дә, барлык хатын-кыз мәкерле түгел бит. Шайтан кебек өметсез булырга гына кирәкми. Бар ул яхшы кызлар да, егетләр дә! Хәтта күп! Түземлек белән эзләргә, көтәргә генә кирәк. Аллаһы Тәгалә дә бит көтә белгән колларына иң яхшысын бирермен дигән. 

Тагын бер мисал. Беркөнне редакциябезгә Равил әфәнде шалтыратып, «Шәһри Чаллы» сайтында эшләүче «Яучы» почмагында чыккан бер ханымның анкетасын күреп, телефон номерын алды. Әлеге ханым белән «эшләр уңмагач», башка ханымның элемтә номерын сорады. Шулай итеп берничә ханым белән танышып карады. Ул, өметен өзмичә, сабырлык белән пар эзләвен дәвам итә. Һәм мин аның нәкъ үз тиңен табачагына ышанам. Бу эштә үҗәт булырга кирәк. Җиңел тәтегән малның кадере булмый диләрме әле? Барлыкка килгән кыенлыкларны ерып, шактый вакыт һәм көч куеп, өмет белән алга барган чакта гына максатка ирешеп була.

«Яучы»га анкеталарын биргән ир-егетләребезгә, хатын-кызларыбызга һәм дә газета укучыларыбызга бер киңәш – газетабызда, шулай ук сайтта чыгучы анкеталарны карап барыгыз. Бәлки нәкъ шулар арасындадыр сезнең өлешегезгә тигән көмешегез.

«Яучы» үз чиратында анкеталар кабул итүне дәвам итә. Әлеге проект җитди караш белән ныклы гаилә корырга теләүчеләр өчен генә эшли. Анкетагызда исемегезне, кайда яшәвегезне, яшегезне күрсәтегез, үзегез турында мәгълүмат һәм нинди кеше белән танышырга теләвегезне язып җибәрегез.

Анкеталарны газетабызның электрон почтасына (shahri_chally@mail.ru) юллагыз яисә 8(8552) 57-01-19 телефонына шалтыратыгыз. Шулай ук фотогызны да җибәрә аласыз. Анкеталар җибәргәндә «Яучы» дип күрсәтегез.

Газетада танышу игъланнары түләүле шартларда кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8552) 57-51-00.

Биредә сезгә ошаган анкета булса, 8-917-884-55-85 номеры аша телефонны сорый аласыз.

/ Гөлия Ибатуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев