Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язучы Әлфия Ситдыйкова мәртәбәле премиягә лаек дип табылды

Танылган язучының Актанышта иҗат кичәсе узды.

Чаллыда яшәп иҗат итүче танылган язучы, шагыйрә, С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар һәм Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкованың туган ягы Актанышта иҗат кичәсе узды. 

Ул Әлфия ханымның Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан "Таш тамыры" китабын тәкъдим итүгә һәм авторның 65 яшьлек юбилеена багышланды. Китапка "Диңгез суы тозлы ул" романы, "Таш тамыры" документаль-нәфис бәян, "Дөнья тәгәрмәче" повесте керде. 

Чарада ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин юбилярга Чаллы мэры Наил Мәһдиевның Рәхмәт хатын тапшырды. Актанышлылар да якташын зурлады. Каләмдәшләре, дуслары, укучылары чәчәкләр һәм изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы Ленар Зарипов Әлфия ханымга Котлау хаты юллады. 

- Иҗат кешесе өчен туган ягының яратуын тою - иң зур бәхет! Мин һәрвакыт аны тоеп яшим, - ди Әлфия Ситдыйкова. 

Чара шагыйрәнең туган авылы Күҗәкәдә дәвам итте.

Искәртергә кирәк, Әлфия Ситдыйкованың 2022 елгы иҗаты "Мәйдан" журналы һәм ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан Илдар Юзеев премиясенә лаек дип табылды.

Актаныш-информ" фотолары

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗат йорты шагыйрьләр