Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Язучылар Актанышта дәрес бирде

Һәр язучы билгеләнгән класста балалар белән әдәбият, милләт, язучы тормышы турында кызыклы әңгәмәләр корды.

21 март көнне Чаллы һәм Казан язучылары Актанышта җыелды. Биредә әдәбият һәм сәнгать көннәре узды. Бу уңайдан районда язучылар катнашында көн буена исәпләнгән әдәби һәм фәнни-гамәли чаралар үткәрелде.

Көннең беренче яртысында ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, «Казан утлары» журналының баш редакторы Рөстәм Галиуллин, өлкән язучы Газинур Морат, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, «Мәйдан» журналының баш редакторы Лилия Фәттахова, язучылар Әлфия Ситдыйкова, Айгөл Әхмәтгалиева, Лилия Гыйбадуллина һәм Айзирә Имамова Актаныш мәктәпләрендә дәресләр үткәрде. Һәр язучы билгеләнгән класста балалар белән әдәбият, милләт, язучы тормышы турында кызыклы әңгәмәләр корды. 

Алга таба язучылар, тел галимнәре, район укытучылары, китапханәчеләр «Адымнар» мәктәбендә педагогик конференциягә җыелды. Биредә җитди мәсьәләләргә тукталып үттеләр. Аеруча әдәбият дәреслекләре белән бәйле проблемалар күтәрелде. Укытучыларның да китап төзүчеләргә бик күп сораулары бар икән. Уку әсбабына кемнәрнең әсәрләре керергә тиеш? Анда яшь авторлар урын алырга тиешме? Әсбапларны төзегәндә укытучылар белән бергәләп эшләү мөмкинме? Бу һәм башка бик күп сорауларга Казаннан килгән тел галиме Нурфия Йосыпова җавап бирде. Ул уку әсбапларын төзү системасын эчтән белгән кеше буларак, әсәрләр сайланышы, китап тупланышы турында тәфсилләп сөйләде. Мәсьәләләргә язучылар да үз фикерен җиткерде. Дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла бу сорауларны Казанда да күтәрергә вәгъдә бирде.  

Әдәби-мәдәни чаралар истәлекле вакыйгаларга да бай булды. «Адымнар» мәктәбендә танылган шагыйрь, язучы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Мөхәммәт Мирза (Илфак Ибраһимов) исемендәге татар теле кабинетын ачу танатанасы булды. Анда Илфак әфәнденең кулъязмалары, шигырь дәфтәре, әдипләр белән язышкан хатлары, районнан чыккан язучылар, шагыйрьләр урын алган. Кич Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда Мөхәммәт Мирзаның 70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат кичәсе узды. Анда юбиляр сүзләренә язылган затлы җырлар, шигырьләр яңгырады.

Әйтергә кирәк, моңа кадәр әлеге юбилей кичәсе зурлап Казанда үткәрелгән иде. Актанышта ул аеруча да җанлы, үз булды, диде кунаклар. Чөнки Илфак әфәнде Актанышта туган шагыйрь генә түгел, зур юллар үтеп туган ягына кире әйләнеп кайтучы да.

Казан кунаклары Илфак әфәндене таләпчән җитәкче буларак та билгеләп үтте. Ул ТР мәдәният министры урынбасары, Татарстан Язучылар берлеген җитәкчесе, «Чын мирас» (хәзерге «Безнең мирас»), «Казан утлары» журналларының баш мөхәррире булып эшләгән.

«Олпат язучыларның юбилей елы, гадәттә, Чаллыда тәмамлана. Мөхәммәт Мирзаның да әлеге күркәм бәйрәмен Чаллыда үткәрү безнең бурыч. Бу беренче чиратта милләт өчен кирәк», – дип ассызыклады Факил Сафин.

Фото ТР Язучылар берлеге сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев