Җиденче этап “КАМАЗ-Мастер” өчен уңышлы булды
Яңалыклар тасмасы

Җиденче этап “КАМАЗ-Мастер” өчен уңышлы булды

Призлы урыннарны безнең спортчылар алды. 

Согуд Гарәбстанында бара торган “Дакар-2020” ярышларының 7нче этабы шәһәрнең “КАМАЗ-Мастер” командасы өчен уңышлы булды. Барлык призлы урыннарны безнең спортчылар алды. 
Финишка беренче булып Андрей Каргинов экипажы килде. Аның нәтиҗәсе - 05:01:02. Аңардан 3 секундка калышып Дмитрий Сотников икенче урынны яулады. Өченче урында Антон Шибалов экипажы. Гомуми күрсәткечләр буенча әлегеә Андрей Каргинов экипажы лидер. Шибалов – икенче, белорус Сергея Вязович өченче урында. 
Җиденче этап Эр-Рияд — Вади-эль-Давасир маршруты буенча үтте. Аның озынлыгы 741 километр. Эдуард Николаев җитәкчлегендәге экипаж да, ремонттан соң ярышларга яңадан кайтты. Тик ул, төп ярышта түгел, махсус ярышта гына катнаша.


Нет комментариев