Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике ир-ат “төнге күбәләк” чакыртып, акчасыз калган

Хокук сакчылары мошенникларны эзли.

Чаллының полиция бүлегенә берьюлы ике ир-ат мөрәҗәгать итә. Икесенең дә сәбәпләре бер. Алар Интернет челтәрләреннән интим күрсәтүче хатын-кыз чакырталар. Администраторы белән сөйләшеп, алдан акчасын түләп куялар. Егетләрнең берсе 10 мең сум күчерә, икенчесе - 40 мең. Әмма кунакка беркем дә килми. Администратор да юкка чыга. Шунда гына ир-атлар алданганлыгкларын аңлыйлар.

Чаллының Эчке эшләр идарәсенең матбугат бүлеге белдерүенчә, мошенниклар Волгоград һәм Саратов өлкәләрендә теркәлгән номерлар аша аралашкан. Хәзерге вакытта аларның шәхесен ачыклау буенча тикшерү эше бара. Әлеге факт буенча “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суд, полиция