Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Илнур Зәкәрин Яр Чаллыдан Воткинскка кадәр велосипедта барды

244 чакрымны ул 5 сәгать 25 минутта үтте.

Велоузышчы Илнур Зәкәрин Яр Чаллыдан 244 чакрым араны велосипедта Воткинскка кадәр 5 сәгать 25 минутта барды. Ул сәгатенә 45 километр тизлек белән бара, максималь тизлеге сәгатенә 71,5 километр. Билгеләп үтәргә кирәк, навигатор мәгълүматларыннан чыгып, автомобильдә мондый араны 3 сәгать 50 минут эчендә узарга мөмкин.
Социаль челтәрдә узышчы Россиядә беренче тапкыр мондый дистанция баруы турында хәбәр итте. Аның киләсе узышы - Польша Туры - 9 августтан 15 августка кадәр узачак.
Илнур белән янәшә, мопедта, бөтен юлны энесе Айдар Зәкәрин да үтте.

Фото: sportfair.it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт