Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Инстаграм яңалыклары

Социаль челтәрләрдә – Инстаграм (instagram@shahrichally), ВКонтакте (vk.com/shahrichally), Одноклассники (Ok.ru/shrichally. gazetasy, Facebook (facebook.com/ShahriChally), Твиттер (twitter.com> shahrichally90) һәм Тik-Тоkта «Шәһри Чаллы» газетасының аккаунтлары бар. Анда газета укучыларыбыз яңалыклары белән уртаклаша, комментарийларда төрле вакыйгаларга карата үз фикерләрен белдерә, кыскасы, анда тормыш гөрли – сез дә кереп карагыз!

Кызыклы фото яки видеоларыгызны, уртаклашырга теләгән хәбәрләрегезне WatsApp аша 8 908 333 03 70 номерына җибәрегез.
 

Узган атнада без социаль челтәрләрдә популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова белән әңгәмәнең видеоязмасын урнаштырдык. «Минем «Төнге урам», җырларын кечкенәдән тыңлый-тыңлый бер буын үсте,  20 ел үтте, алар өйләнә, кияүгә чыга, кечкенә чакларын искә алып, мине туйларына чакыра»,  дип уртаклашты ул. Подписчикларыбыз комментарийларда «Яратам аның җырларын», «Бик матур җылый» дип язды. 

«Эштәге кешенең хәле» дигән кызыклы рәсем урнаштыргач, «Килешәсезме?»дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек. Җаваплар язучылар ике төркемгә бүленде – берәүләр смайллар белән хуплап, килеште, «Килешми мөмкин түгел. Нәкъ шулай. Әмма каядыр ял итәргә, бәйрәмгә чакырсалар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында сикереп торып чабарга әзер», «Сез әйткәч килешми булмас», дип язды берәүләр, ә икенчеләре моңа каршы килде: «Юк! Яшьләр 45 яшьтәгеләрдән хуже хәзер! Бу, билгеле, эшкә кагыла, ял итүгә түгел!», «Килешмим. Яраткан эшең булса, арысаң да кичкелеккә хәл кала. Үз-үзеңне ничек настраиваешь, шулай эштән кайтасың һәм кичне үткәрәсең. Ә ялларда – яраткан бакча. Кайда монда арырга вакыт?», «Мин һаман да 18дә кебек! Йөрәк һаман шулай тыңгысыз!» дип язды. 

Урамда, кибет янында хәер сорашучы ир-егет видеосы астында инстаграм-дусларыбыздан «Мондый кешегә акча бирәсезме?» дип сорадык. Мондый яшәү рәвешен сайлаучыны кызганучылар да бар: «Бирәм , 20-30 сум тиен акча яисә ипи алып - хәер булыр! Беркем белми алдагы тормышны, Ходай сакласын!», «Кешесенә карыйм...исереккэ инде точно юк...тик ирем бирә...ә похмельдән йөрәге туктаса, ди». Шулай да хәер сорауны күпләр хупламый: «Әзмәвердәй гәүдәле ир-атларга хәер сорашып утырырга оят. Заманында борын чөеп йөргәндер, эчеп эштән чыккандыр. Ә хәзер эшкә алмыйлар, торыр җирне юк, Алла мескене булып утыра», «Алар пенсия ала. Безгә эшләп тә юк әле». Сез кемнәр яклы?


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инстаграм яңалыклары