Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Җиңү йолдызы» стеласы янына ветераннар җыелды

Ни булган?

39нчы бистәдә тантаналы шартларда  «Җиңү йолдызы» стеласы ачылды. Тантанага Бөек Ватан сугышы ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрнең гаиләләре килгән иде. Аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов, 39нчы территориаль иҗтимагый совет рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова,  депутатлар стелага кызыл канәферләр салдылар. 

– Стела ачылу – шәһәр һәм район өчен мөһим вакыйга. Ул беркемнең һәм бернәрсәнең онытылмавын аңлата. Без илебезне саклаган батыр көрәшчеләрне хәтеребездә сакларга тиешбез. Аларның батырлыгын онытырга хакыбыз юк, – диде район башлыгы Эдуард Фаттахов.

Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе укучылары бәйрәм программасы күрсәттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы Җиңү бәйрәме