Ирина Волынец: «Баланы кыйнаган ир-атны җәзага тартырга кирәк»
Яңалыклар тасмасы

Ирина Волынец: «Баланы кыйнаган ир-атны җәзага тартырга кирәк»

Балалар омбудсмены Чаллыда булган вакыйга буенча фикерен белдерде.

ТР Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец Чаллыда малайны кыйнаган ир-атны закон буенча җәзаларга кирәк дип саный. Әтисеме ул аның, чит кешеме – мөһим түгел, балага карата мондый мөнәсәбәт булырга тиеш түгел, ди. 

«Балалар – безнең иң зур байлыгыбыз. Аларны куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, зурлардан яхшылык һәм кайгырту хисе генә күрсен өчен без барысын да эшләргә тиешбез», – ди балалар омбудсмены.

Исегезгә, төшерәбез, социаль челтәрләрдә бер ир-атның малайны карга батырып һәм этеп егып интектерүе чагылдырган видео пәйда булды. Бала кычкырып елый, ир-ат «тәрбия эшләрен» дәвам итә. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Ир-атны эзлиләр. Тулырак  монда язылган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев