Чаллыда баланы җилтерәткән ир-атны эзлиләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда баланы җилтерәткән ир-атны эзлиләр

Видеода баланың «не надо, не надо» дип елавы ишетелә.

Социаль челтәрләрдә тагын җанөзгеч видео пәйда булды. Бу юлы игътибар үзәгендә – ир-ат. Ул 7-9 яшьләр тирәсе малайны җилтерәтә. Башын карга батырып тота, балага китәргә ирек бирми – этеп ега. Үтеп баручы хатын-кыз араларына кермәкче була. Әмма ир-ат «тәрбия эшләрен» дәвам итә. Баланың «не надо, не надо» дип елавы ишетелә. Ир-ат әшәке сүзләр белән сүгенә. Баланың әтисеме ул әллә ят кешеме – билгесез. Эзләүдә. 

Инцидент 32 комплекста булуы мәгълүм. Әлеге факт буенча хәзер тикшерү уза. Нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк, ди Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев