Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Исерек әбисе оныгын үтергән 18+

Уфада 14 апрельдә Ш. Руставели урамындагы йорт фатирында гаилә конфликты кеше үтерү белән тәмамлана.

«Башинформ» агентлыгы чыганагыннан мәгълүм булганча, пенсионер ханым олы кызы белән бергә табын кора. Аларның исерек кыланышлары 20 яшьлек оныгына ошамый. Ул әнисе һәм әбисе белән әрләшә башлый.

Шулвакыт өлкән яшьтәге ханым, аш бүлмәсендәге пычакны эләктереп, яшь кешенең күкрәгенә чәнчи. Егет шул урында вафат була.

Төбәк Тикшерү комитеты тарафыннан «Кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Шикләнелүче тоткарланган, аның белән тикшерү эшләре алып барыла.

 

Чыганак:Кызыл Таң

Фото: bashinform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев