Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Италиядән «алтын» баян кайтарткан Ринат Насыйров Чаллыга «Пятачок» концертына килә

Ул тамашачыларга Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның баянчысы буларак та яхшы таныш.

«Шәһри Чаллы»дан – пятачок!»та нинди генә оста гармунчылар катнашмый. Элек тә бит Чаллы пятачокларының үзәгендә гармунчылар булган. Егетләр бер гармун белән күпме халыкны биеткән, җырлаткан. Гармун-баян тавышы еракларга ишетелеп торган. Шунысы куандыра, бүген дә әле музыка уен коралын кулдан төшерми егетләребез. Әйе, элеккечә үк малайлы, ир-атлы һәр йортта булмаса да, өздереп гармун тарткан егетләр әле дә бар. Аларны барлауны дәвам итәбез.

28 мартта Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үтәчәк яңа сезон концертын беренче тапкыр виртуоз баянчы Ринат Насыйров кыздырачак. Аны Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның баянчысы буларак беләбез. «Габделфәт абый белән ун елга якын эшлибез. Быел да зур шәһәрләрдә гастрольләрдә булдык. Габделфәт абый соңгы арада концертларны Казан, Чаллы, Уфа, Мәскәү кебек шәһәрләрдә генә куя. Шуңа да, халык зал тутырып көтеп ала үзен», – дип сөйләде Ринат редакциябезгә килгәч. 

Без һәр пятачок йолдызы белән туры эфир уздырырга, якыннанрак танышырга тырышабыз. Ринатны да чакырдык. Ул Италиядә эшләнгән, ялтыр-йолтыр килеп торган «алтын» баяны белән килеп, редакциябезне дәртле дә, моңлы да көйләргә күмде. Туры эфир вакытында да халык сорау урынына җырлавын сорады аннан. Ринат уйный да, үзе җырлый да. Шулай җылы, җырлы әңгәмә кордык.

«Мин кечкенәдән гармунга гашыйк. Әниемнең бертуган сеңлесе Фәнисә апам гармунда уйный иде минем. Аның өздереп уйнаганыннан үземнең дә гармунчы буласым килде. Әти-әнием дә җырга, моңга гашыйк кешеләр. Шуңа мәктәптә укыганда баян түгәрәгенә йөрүем, аннары Әлмәт музыка көллиятендә, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укуым беркемдә дә артык сорау уятмады», – дип сөйләде тумыштан баянчы Ринат Насыйров.

Әле Ринат танылган җырчылар Фирдүс Тямаев һәм Эльмира Сөләйманованың беренче гармунчысы да.

«Казанда укып йөргән чаклар. Студент тормышын үзегез беләсез, кайда бераз булса да акча эшләп була, шунда йөреш. Бервакыт мин «Солянка» концертлары белән җиде көнгә Пермь якларына гастрольләргә чыгып киттем. Кем булып дисезме? Дисклар сатучы (көлә). Җырчылар шунда минем баянчы икәнемне белеп алдылар. Иң беренче Эльмира Сөләйманова яныма килде, концертларында чыгыш ясарга чакырды. Аннары мине дус егет белән Фирдүс Тямаев үз төркеменә чакырды. Фирдүснең әле йолдыз булып кабынып килгән чагы. Шаулатып концертлар куйдык. Дус егет әле дә аның төркемендә. Мин укуны тәмамлагач, Чаллыга – туган шәһәремә кайтып киттем», – ди виртуоз баянчы Ринат Насыйров.

Ринат тормыш иптәше Александра белән ике бала үстерәләр. Уллары Әмиргә 4, кызлары Әминәгә шушы көннәрдә 3 ай тулды. Гастрольләрдән кала Ринат туйларда, мәҗлесләрдә чакырылган кунак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев