Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югары уку йортына керү өчен БДИдан ничә балл җыярга кирәк?

Бүген укучылар математика фәне бенча БДИ тапшыра.

Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра. Бүген алар математика буенча белемнәрен сыный. 

Гомуми белем алу турында аттестат бирсеннәр өчен, 11 сыйныфны тәмамлаган укучы дүрт имтиханнан уңай билге алырга тиеш. Бу - рус теле, математика һәм сайлап алынган ике предмет. Югары уку йортына керү өчен минималь баллар саны былтыргы кебек үк калган. 

Студент булыр өчен кимендә шушы балларны җыярга кирәк: 

рус теле - 36, математика (профиль дәрәҗәсе) - 27, физика - 36, химия - 36, информатика һәм ИКТ - 40, биология - 36, тарих - 32, география — 37, җәмгыять белеме — 42, рус әдәбияты — 32, чит телләр (инглиз, немец, француз, испан, кытай) - 22 балл.

Аттестан алу өчен:

Рус теле – 24
Математика – 27
Математика база – 3 (билге)

Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре 4 ел дәвамында гамәлдә була. Димәк, бу баллар белән алдагы 4 ел эчендә югары уку йортына кереп карарга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев