Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Калфаклы бәйге" җиңүчесе танылган телетапшыруда катнашты

Узган ел "Шәһри Чаллы" газетасы матур бәйрәм "Калфаклы бәйге" үткәрде. Шуның җиңүчесе ТНВ каналының танылган телетапшыруында катнашты.

"Калфаклы бәйге"дә Кукмара районы Чишмә-Баш авылыннан Гөлшат Мөхәммәтҗанова җиңде. Октябрь аенда без барлык катнашучылар өчен җылы очрашу оештырдык. Сәхнәдән Гөлшат ханыма төп бүләк - махсус бәйге өчен чигелгән калфак тапшырдык. 

Шушы истәлекле баш киемен киеп, Гөлшат ханым ТНВ каналының "Башваткыч" тапшыруында катнашты. 

Тапшыруны ТНВ каналында бүген, 23 гыйнвар 18.00 сәгатьтә карагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: калфаклы бәйге