Кама елгасында 16 яшьлек бала батып үлде
Яңалыклар тасмасы

Кама елгасында 16 яшьлек бала батып үлде

Аның мәетен яр буеннан 50 метр ераклыкта табып алдылар.

Иртәнге якта Чаллыда Кама елгасында коткаручылар эшләде. Алар су астына киткән яшүсмерне эзләде. 

16 яшьлек егет дусты белән Яр буе паркынннан ерак түгел пляжга су коенырга килә. Берзаман юкка чыга. Иптәше коткаручыларны чакырта. Яшүсмер мәетен яр буеннан 50 метр ераклыкта, 2.5 метр тирәнлектән табып алалар. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


су коену сезоны

Нет комментариев