Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Камада – гадәттән тыш хәл

Урында Кама транспорт прокуратурасы белгечләре эшләде.

Чаллыда кичә аздан гына фаҗига булмый калды. Кичке җиделәр тирәсендә елгадагы бер баржа якореннән ычкынып, Түбән Кама ГЭСына таба агып китте. ГЭС хезмәткәрләре бу вакытта, судноны туктату һәм бәрелүгә юл куймас өчен, турбиналарны да сүндереп торырга мәҗбүр булды. Бәхеткә, баржаны объетка 150 метр кала буксир су җыйланмасы ярдәмендә туктатып калдылар. 

Хәзерге вакытта аны күпердән еракка йөздереп алып киттеләр. Урында булып, вакыйганың сәбәпләрен ачыклаган Кама транспорт прокуратурасы белгечләре сүзләренә караганда, бу су транспорты Чаллының НСК компаниясенеке. Ул Каманың 1651не км-ында тукталыш ясап торган. Анда кешеләр булмаган. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фаҗига