Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«КАМАЗ-мастер» узышчысы вафат

Бу хакта аның хезмәттәшләре хәбәр итте.

25 апрель көнне 63 яшендә Николай Страхов гомере өзелде. Ул - "КАМАЗ-мастер" узышчысы, автоспорт ветераны. Команда оешканнан бирле яраткан шөгыленә тугры булды. 1991 елда Владимир Гольцов һәм Фирдәвес Кәбиров белән бергә "Дакар" раллиенда беренче тапкыр призлы урын яулады. Аннан соң да команда белән күпме югары үрләр яулауга иреште. "Игелекле, елмаючан, ышанычлы, һәрвакыт ярдәмгә киләргә әзер... Николай Страхов безнең хәтердә мәңгегә шундый булып калачак", - ди бергә эшләгән хезмәттәшләре. 

Фото "КАМАЗ-мастер" сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз-мастер