Сәбәбе җитди.
«КАМАЗ» предприятиесендә биологик һәм химик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм диверсияләрне булдырмау максатыннан катгый чаралар күрелә. Эшчеләргә үзләре белән азык-төлек продукцияләрен алып керү тыела. Сүз заказ ясалган һәм кибеттән сатып алынган ризыклар турында бара. Өйдә пешереп төшке ашка алып килгән ризыклар рөхсәт ителә. Моннан тыш, сәнәгать товарларын да (хезмәт бурычларын үтәү өчен таләп ителгәннәрдән тыш) керттермиләр.
Нет комментариев