Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Кан басымы түбән булганнарга киңәшләр

Кан басымы кисәк төшеп китсә, күз күреме томалана, башы әйләнә, күңеле болгана...

Кайберәүләр гомер буе гипотония белән яши, шул ук вакытта үзләрен яхшы хис итә. Табиблар мондый кешеләр йөрәк-кан тамырлары авыруларына сирәк бирешә дип саный. Әмма кан басымы кисәк төшеп китсә, кешенең хәле начарлана: күз күреме томалана, башы әйләнә, күңеле болгана, йокымсырый башлый, аңын да югалтырга да мөмкин.

Гипотоникларга белгечләр аерым киңәшләрне истә тотарга куша: 
•    Алкоголь, табак, кальяннар кан басымын төшерергә мөмкин;
•    Җитәрлек күләмдә су эчү, тозлы ризык ашау мөһим, аеруча җәен организмда су тиз бетә;
•    Артык кызу, көчле стресс, курку хисе, күп ашау да кан басымын төшерергә мөмкин;
•    Кофе, каты чәй, какао эчеп кую хәл кертә;
•    Физик күнегүләр йөрәккә кан килүне яхшырта, артериаль кан басымын күтәрә;
•    Табиб белән киңәшләшеп тиешле препаратлар билгеләргә.

Бу кызык
 
Өлкән кешенең йөрәк мускуллары кыскару ешлыгы минутына 60-80гә кадәр.
Йөрәк тибеше минутына 90 тапкырдан да артык типсә, бу тахикардия булырга мөмкин. Физик күнегүләрдән соң исә – бу норма.
Кан артык куе булса кан басымы кими. Чөнки кан тамырлар буенча әкренрәк хәрәкәт итә. Бу очракта күбрәк су эчәргә кирәк.
Контраст душ кан басымын киметергә ярдәм итә.
Йөрәк тибеше минутына 50-60 булу – сирәк күренеш. Пульс 40тан да ким булса куркыныч. Кислород җитми дигән сүз. Бу баш миенә начар тәэсир итә, кеше аңын югалтып егылырга да мөмкин. Иң куркынычы – йөрәк туктау. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев