Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каравылчыларны атарга теләгән Чаллы кешесе видеога эләккән

Ир-ат мылтык белән бинага бәреп кергән, әмма аны коралсызландырып өлгерәләр.

Чаллы кешесе төнге клубка кертмәгән каравылчыларны атарга теләгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Яңа ел алдыннан Чаллыда яшәүче 34 яшьлек егетне, артык исерек булганлыктан, Кол Гали бульварындагы клубка кертмәгәннәр. Ул өенә кайтып, шома көпшәле мылтыкны кора һәм каравылчыларны атып үтерергә тели. Тик клуб егетләре аны коралсызландыра алган.
Әлеге факт нигезендә "Үтерүгә омтылыш" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы үз гаебен танымый. Хәзерге вакытта ул сак астына алынган.
 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/09/178466/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев